Book Rating Platform

Ялкын №01/2026

Language: RU

0/10(0)

Description

«Ялкын»ыбызның гыйнвар саны тышлыгында талантлы яшүсмер – «TrioTransportSimulator» җәмәгать транспорты симуляторын ясаган, Сәләтләр Университеты проектының катнашучысы Галеев Арслан. Аның белән интервьюны журнал битләрендә таба аласыз. Бу санның тематикасы да – компьютер уеннары, геймерлар, виртуаль реальлек. Монда без стример булу турында сөйләштек һәм үзебезнең «Татарча стримнар» исемле проектыбызны тәкъдим иттек! Яңа елга аяк бастык, димәк, сезне яңа сәхифәләр көтә: «Әдәби герой. Inside» – барыбызга да таныш булган әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү түгел, ә әдәби геройларны яңа яктан ача торган «яшьләрчә» анализ. Әдәбият дәресләрендә бу материаллар сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. «Иҗади остаханә» сәхифәсендә танылган язучы, шагыйрьләрдән әдәбият мәйданына яңа аяк басып килүче балаларның шигырьләренә карата киңәшләр басылачак. Комикс буларак бу санда сине Гыйлаҗова Таңчулпанның «Кар астында калган юл» исемле хикәясе көтә.

Share

Instagram has no web share by URL — copy the link and paste it in Stories or your bio.

Log in to add this book to your readlist

Your rating

Log in to rate this book

Write a review

Log in to write a review

Reviews

Loading reviews…